Рөстәм Миңнеханов Италия компанияләре вәкилләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланга эш сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар уздырды. 

Аерым алганда, INALCA (Италия) компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрелде. 

Очрашуда яклар алга таба хезмәттәшлек һәм республикада эре мөгезле терлекне симертү мәйданнарын булдыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Искәртик, 2014 елның июль аенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән INALCA S.p.a компаниясе президенты Луиджи Кремонини арасында шундый симертү мәйданчыкларын ачуда хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, хезмәттәшлек үзара файдалы була ала. Татарстанда эре мөгезле терлек башы саны зур, төбәктә катгый ветеринар контроль алып барыла, бу продукция сыйфатының югары булуын тәэмин итә. 

Рөстәм Миңнеханов Италия компаниясе вәкилләренә әлеге юнәлештә эшне актив дәвам итәргә тәкъдим итте. 

Италия хезмттәшләре алга таба ит җитештерү заводын булдыру мөмкинлеген тәкъдим иттеләр. 

Бу проектны да Татарстан хупларга әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, әмма әлегә бу перспективада гына, һәм терлек симертү мәйданнарын булдыру эшен ныклап алып барырга кирәк. 

Икенче очрашу VOMM компаниясе вәкилләре белән булды. 

Италия компанияләре турботехнологияләр ярдәмендә нефть һәм дуен калдыкларын утильләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итә. Әңгәмә барышында яклар энергия чыгымнары, көндәшлеккә сәләтлек һәм технологияләрнең энергия нәтиҗәлелеге турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов нефть өлкәсендә калдыкларны утильләштерүдә кызыксынуын белдереп, компания вәкилләренә белгечләр яхшылап өйрәнсен өчен җайланмаларны эшләтеп күрсәтергә тәкъдим итте.

Компания Италиядә 1960 нчы еллар ахырында төзелгән. VOMM өч юнәлештә эшли: әйләнә-тирә мохит һәм энергетика, азык-төлек һәм аграр сәнәгать, химия һәм фармацевтика өлкәсе.

VOMMның бөтен дөнья буйлап 500ләп җайланмасы эшли. Моннан тыш, компания Европа берлеге ярдәмендә оештырылган күп кенә экологик проектларда катнашкан.

Татарстан белән компания узган елның сентябреннән хезмәттәшлектә. Сәфәр йомгаклары буенча, Казан дәүләт энергетика университеты һәм VOMM компаниясе арасында VOMM Татар-итальян инжиниринг-мәгариф үзәген Казан дәүләт энергетика университетында төзү буенча килешү имзаланган булган.

Өченче очрашу V.Orlandi компаниясе вәкилләре белән үтте. 

Компания авыр йөк техниккасы өчен йөк тарту - тоташтыргыч җайланмалар производствосын алвп бара һәм "КАМАЗ" белән хезмәттәшлек итә. 

Әлеге вакытта компания Татарстанда производствоны локальләштерү мөмкинлеге турында уйлый. Производствоны урнаштыру мәйданы итеп "Мастер" Кама индустриаль паркын күрә. Компания вәкилләре ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән уңышлы эш алып баруларын ассызыклады һәм рәхмәтләрен белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International