Рөстәм Миңнеханов «Татар жыры» XVIII халыкара фестивалендә булды

2017 елның 16 декабре, шимбә

Казанда «Пирамида» КСКда «Татар жыры» XVIII халыкара фестивале ачылды. Тантана Гүзәл Уразованың һәм Элвин Грейның үткән елның «Иң яхшы җыр» номинациясендә җиңүче «Гүзәл/Яхшы» композициясе белән башланып китте.

«Алтын Барс» бүләген тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова да килгән иде.

Бүгенгә бу – 18 еллык тарихы булган бердәнбер фестиваль. «Татар жыры» фестивален оештыручылар – «Барс-медиа» татар медиа төркеме, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре һәм «ТМТВ» татар телеканалы.  

2003 елдан фестиваль халыкара фестиваль статусына ия. Шул чорда «Татар жыры» фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында Австралиядән Зөлфия Камалова, Башкортостаннан Идрис Газыев, Мәскәүдән Ренат Ибраһимов булган. 2012 елда «Алтын Барс» лауреаты җырчы Алсу булган.

18 ел эчендә 365 җыр фестиваль лауреаты булган.

Быел беренче бүләккә «Кил, кил» җыры белән Ләйсән Гыймаева лаек булды.  

Тамаша программасы тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән концерттан алган хисләре турында уртаклашты. «Бүген бик шәп бәйрәм булды, чараны оештыручыларга, спонсорларга һәм концертка килгән тамашачыларга бик зур рәхмәт. Җыр яшәгәндә – телебез дә, мәдәниятебез дә һәм гореф-гадәтләребез дә яшәячәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International