Халыкара ITS Forum-Kazan “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары” конференциясе 27-28 февральдә узачак

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ITS Forum-Kazan “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуация үзәкләре” конференциясен уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты  утырышы булды.

Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ITS Forum-Kazan “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуация үзәкләре” халыкара фәнни-гамәли конференциясенә Россиянең һәм чит илләрнең ситуация үзәкләрен һәм транспорт системаларын үстерү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре, галимнәре, инженерлары һәм экспертлары киләчәк. Фәнни тикшеренүләрнең перспективалы юнәлешләре һәм ирешелгән гамәли нәтиҗәләр хакында фикер алышачаклар.

Конференция элегрәк Казанда 2010, 2012, 2014 һәм 2016 елларда узган һәм белгечләр тарафыннан киң күләмдә бәяләнгән.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, агымдагы елда конференцияне 2 юнәлеш буенча уздыру турында карар кабул ителгән.

27 февральдә конференция кысаларында автоматлаштырылган юнәлеш буенча “түгәрәк өстәл” узачак.

Конференцияне уздыруга әзерлекнең барышы турында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлов доклад ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International