Алексей Песошин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфасына Садыйков Марат Наил улы билгеләнде. Элек ул Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы вазифасын били иде.

2013 елдан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифасын биләгән Гадел Вафин башка эшкә күчү сәбәпле үз вазифасыннан азат ителде.  

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына яңа җитәкчене ТР Премьер-министры Алексей Песошин  тәкъдим итте. ТР Хөкүмәте рәисе Гадел Вафинга сәламәтлек саклау системасы үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Яңа министрга килгәндә, Марат Садыйков республикада билгеле кеше, диде ТР Премьер-министры. Озак вакытлар ул зур медицина учреждениеләрен җитәкли. 2000-2008 елларда Казан онкология диспансеры баш табибы була. Соңгы 10 елда Марат Садыйков 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы вазифасын били иде. “Бу хастаханә “нуль”дән башлап төзелә. Бүгенге көндә ул үрнәк медицина учреждениесе булып тора”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, Марат Садыйков кандидатурасы Татарстан Президенты тарафыннан хупланган. “Алда зур эшләр тора. Ышанам, Марат Садыйков куелган бурычларны үти алыр”, - дип өстәде Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International