Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә 2018 елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш күләме турында сөйләде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчалата табыш 39,9 млрд сум тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечнең – 99%ы.
Терлекчелек тармагыннан 30 млрд сум, ә үсемлекчелек тармагыннан 6,5 млрд сум табыш кергән.
Марат Әхмәтов җитештерү күрсәткечләре турында да сөйләде: 2018 елның беренче ярты елында 647,5 мең тонна сөт, 49,8 мең тонна мөгезле эре терлек ите, 42,7 мең тонна дуңгыз ите, 102,9 мең тонна кош ите җитештерелгән.