Мәүлет Чавушоглу һәм Шамил Гафаров Казанда Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2018 елның 25 августы, шимбә

Бүген Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе  Шамил Гафаров озатуында Казанның "Истанбул" паркында булдылар.

Паркта танылган дәүләт эшлеклесе, татар-төрек галиме Садри Максудиның тууына 140 ел тулу уңаеннан чара узды. Исегезгә төшерәбез, скульптор Асия Миңнуллина авторлыгында һәйкәл 2016 елда ачылган иде.

Мәүлет Чавушоглу һәм Шамил Гафаров Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннары Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Татарстанда яшәүче төрекләр белән аралашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International