Алексей Песошин: Татарстан Республикасы “Гримме” компаниясе белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә омтыла

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Гримме”

компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин искә алганча, “Гримме” компаниясе авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү базарында яхшы билгеле. Аерым алганда, республика кырларындагы бәрәңге җыючы комбайннарның 70%ы “Гримме” компаниясенеке.

Татарстан Республикасы киләчәктә дә “Гримме” компаниясе белән хезмәттәшлеккә һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә омтыла, дип белдерде ТР Премьер-министры.

Үз чиратында, “Гримме” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре Татарстан компания өчен мөһим төбәк санала, дип җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International