Татарстан Республикасында 2018 елның 9 ноябренә 1 млн. 973,8 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 82,1%ы

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 263 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 15 млн. 135 мең сумлык 391 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елның 9 ноябренә 1 млн. 973,8 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 82,1%ы.

Социаль ипотека программасы буенча  Татарстан Республикасы дәүләт торак фонды статистика органнарына мәйданы 315,7 мең кв. м булган 5 мең 656 фатирлык 136 йорт буенча хисап тапшырган. 

106 төзелеп килүче инвестицион программа объектларыннан мәйданы 175,2 мең кв. м, 3 мең 68 фатирлык 81 объект әзер диярлек, шул исәптән  9 муниципаль районда 44 объектта эшләр төгәлләнгән, 728 фатир, мәйданы 39,9 мең кв. м. Уртача әзерлектә 25 объект, 599 фатир, мәйданы 36,3 мең кв. м.  

2018 елда аренда торагы программасы буенча 503 фатирлык, мәйданы 26,1 мең кв. м. булган 149 торак йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр. 5 мунициципаль районда 63 йорт тапшырылган, мәйданы 6,8 мең кв. м.

8 муниципаль районда 86 объектта эшләр оештырылган (Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән).

2018 елда торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча 297 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган, барлыгы 355 млн. 286,2 мең сум.

2018 елга аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасына 165 гаилә кертелгән (332 млн. 545 мең сум), шул исәптән 45 күп балалы гаилә; 67 яшь гаилә, 53 граждан.  

9 ноябрьгә сертификатлар 46 күп балалы гаиләгә рәсмиләштерелгән; 44 сертификат реализацияләнгән.

9 ноябрьгә 13 муниципаль берәмлек белән төзелгән электрон килешүләр кысаларында районнарга акча җибәрелгән. 69 яшь гаиләгә субсидияләр бирелгән.

9 ноябрьгә 15 «чернобыльчегә»; 28 мәҗбүри күченүчегә; Ерак Төняктан 5 күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

2018 елда 120 күп фатирлы инвестицион йорт буенча бүгенгә 88 йорт  эксплуатациягә кертелгән, мәйданы 690,3 мең кв. м.

Аз катлы төзелеш буенча республикада пландагы 8 мең 370 йорттан 7 мең 560 объект тапшырылган, планның 90,3%ы.

9 ноябрьгә авыл клублары төзү эшләре 24 объектта тәмамланган. 4 объектта эшләр дәвам итә.

Ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт эшләре барлык 46 объектта да төгәлләнгән.

Җирлекләрнең башкарма советлары биналары буенча эшләр 10 райондагы 10 объектта да төгәлләнгән. 

Башлангыч медик-санитар ярдәм программасы буенча республика мунициципаль районнарында 2018 елда сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау каралган. 9 ноябрьгә 12 райондагы 12 объектта эшләр тәмамланган.

9 ноябрьгә республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзү эшләре тәмамланган.

Блоклы модульле чаңгы базалары төзү буенча 6 райондагы 6 объектта эшләр төгәлләнгән. 10 объектта эшләр дәвам итә. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 5 районда аерым универсаль спорт заллары корыла һәм 8 районда ябык йөзү бассейннары төзелә. 8 бассейнда төзү эшләре төгәлләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International