ТР Президентына “Иннополис-Казан” үзәген төзү буенча мастер-план тәкъдим иттеләр

2012 елның 20 апреле, җомга
“Иннополис Казан” Инновация үзәген үстерү планын май аенда рәсми төстә бастырып чыгару күздә тотыла. Бүген ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапурның «RSP Architect» компаниясе генераль директоры Ли Тай Кер (ул әлеге проектны әзерләү белән шөгыльләнә) белән очрашуы нәтиҗәләре буенча журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте. Республика башлыгына иннополис төзү буенча мастер-план тәкъдим ителде.

Искәртеп узабыз, Казанның инновацион иярчен-шәһәре Татарстанның Югары Ослан районында төзеләчәк. 1200 гектар мәйданны биләгән территориядә, берничә дистә мең IT-белгеч, аларның гаилә әгъзалары һәм хезмәт күрсәтүче персоналны да кертеп, 150 меңгә якын кеше яшәр һәм эшләр дип көтелә.
Н.Никифоровның сүзләренә караганда, иннополисны гамәлгә ашыру проектының планы Интернет челтәренә урнаштырылачак. “Бу проект хакында фикер алышу, шулай ук инвесторлар һәм үсеш институтлары әлеге проектны финанслау хакында уйлана башласын өчен кирәк”, - дип ассызыклады вице-премьер. Аның сүзләренә караганда, инде быел ук проектның беренче фазасын гамәлгә ашыру өчен кирәкле документлар әзерләнәчәк, ул инновацион тармаклардагы 10 мең белгечкә яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар булдыруны күздә тота. Беренче этапта иннополиста 25 меңгә якын кеше яшәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International