Алексей Песошин Татарстан халкын Ватан Геройлары көне белән котлады

2018 елның 9 декабре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Һәр елны 9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен бәйрәм итә,- диелә котлау текстында. - Бу көнне без Ватан өчен башларын салган геройларны искә алып кына калмыйбыз, ә батырлыклары белән илгә тугрылыклы булуларын раслаган һәм бүген арабызда яшәүче кешеләрне хөрмәтлибез дә.

Татарстанда бер Советлар Союзы Герое, өч Россия Герое, 22 Социалистик Хезмәт Герое, биш Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры һәм бер Россия Хезмәт Герое бар. Бүгенге көндә җәмгыятьтә аларның зирәклегенә һәм ныклыгына ихтыяҗ зур. Аларның данлыклы үткәненә таянып без үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт тәрбияли алабыз.

Хөрмәтле Ватан Геройлары! Без сезнең батырлыклар белән горурланабыз. Сез үз хезмәтегез белән Россиянең данын һәм куәтен арттырдыгыз. Иҗтимагый  тормышта актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.

Барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, бәхет һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим. Сезнең якыннарыгызга да изге теләкләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International