Роберт Гыйләҗиев: Сыйфатсыз ягулыкның нигездә шәхси һәм ведомство АЗСларында күбрәк булуы ачыклана

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстанда 2018 ел дәвамында 1872 ягулык үрнәге лаборатор сынау уздырылган, шуларның 3,7%ы, ягъни 69 очракта техник таләпләргә туры килми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында  узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы  Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

Ягулык үрнәге 955 АЗСта һәм 14 нефтебазада алынган иде.

Ведомстволарга караган АЗСларда -9,5%, бәйсез компанияләр һәм шәхси  АЗСларда -6,5% сыйфатсыз ягулык ачыкланган.

11 АЗСта дизель ягулыгы урынына югары күкертле судно ягулыгы сатылган. Мондый ягулыкта күкерт 1 литрга 6000-8000 мг тәшкил итә, дизель ягулыгында 1 литрга 10 мг булырга тиеш.

“Татнефть” һәм “ЛУКОЙЛ” ягулык сату станцияләрендә бер генә тәртип бозу очрагы да ачыкланмаган.

“Гомумән  сатыла торган ягулык сыйфаты соңгы елларда яхшыра бара, - дип билгеләде Роберт Гыйләҗиев. - Соңгы вакытта без сумала очракларын сирәк күрәбез”.

Роберт Гыйләҗиев 2010 елгы очракны искә төшерде. Ул вакытта 600 автомобиль сафтан чыккан. “Магистраль” АЗСда  сумала күләме югары булган. Хәзер андый очраклар юк инде, диде ул.

"2008 елга кадәр, ягъни техник регламент кабул ителгәнче, бер килограмм ягулыкка 1 меңгә кадәр күкерт рөхсәт ителә иде. 2008 елда ягулык классларга бүленеп, кайда күпме күкерт булырга тиешлеге расланды. Хәзер күкерт күләме килограммына 10 мг га кадәр генә тәшкил итәргә тиеш. Бензиннарда күкерт күләме 100 мәртәбә, дизель ягулыгында 200 тапкырга кимеде", - диде Роберт Гыйләҗиев.

 Татарстанда 900 дән артык АЗС  һәм 35 нефтебаза бар. Аларның 45,7%ы  өч зур компаниягә – “Татнефть” ГАҖ, “ТАИФ” ААҖ, “ЛУКОЙЛ” ААҖ карый. Калганнарының хуҗалары бәйсез компанияләр һәм шәхси эшкуарлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International