Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 2018 елда якынча 225 млрд.сум тәшкил итәчәк

2018 елның 29 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 2018 елда якынча 225 млрд.сум тәшкил итәчәк,узган елга караганда 4,5%ка түбәнрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов кыскача тармактагы төп ел нәтиҗәләрен билгеләде. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 2018 елда якынча 225 млрд.сум тәшкил итәчәк,узган елга караганда 4,5%ка түбәнрәк.

Аның сүзләренчә, үсемлекчелек өчен ел бик уңышлы булмаган. Республиканың 20 районында корылык була. Шуңа карамастан, игенчеләрнең тырышлыгы белән 3,9 млн. тонна бөртекле ашлык, 2,1 млн. тонна шикәр чөгендере, 325 мең тоннадан артык яшелчә, 383 мең тонна май культуралары җыеп алынган.

Шулай ук терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык (1,6 млн. тонна) әзерләнгән.

Тулаем алганда, барлык авыл хуҗалыгы культураларын да исәпкә алып, үсемлекчелек буенча тулай җыем 7,3 млн. тонна тәшкил итте. Республика буенча уртача уңыш - 25,8 ц/га (2017 елда – 8,3 млн. тонна, уртача уңыш 27,7 ц/га).

Сарман (1 гектардан 35 ц бөртекле ашлык), Зәй (33,9), Әтнә (32,9),Балтач 30,4), Саба(29,1) районнары елны югары күрсәткечләр белән төгәлләделәр.

Барлык категорияләргә караган хуҗалыкларда сөтнең тулаем савымы 1840 мең тоннадан артык (үсеш – 1,2 процент) тәшкил итәчәк. “Россиядә җитештерелгән сөтнең 7,5 проценты республика өлешенә туры килә”, - диде Марат Әхмәтов.

Терлек ите җитештерүнең күләме 517 мең тонна (101,4%), кош ите 221 мең тонна (102,8%) булачак дип көтелә.

Йомырка җитештерү 1,4 млрд. данәгә (116%) кадәр артачак. Бу республика тарихында иң яхшы күрсәткеч.

Гомумән терлекчелекнең тулай продукция күләме 120 млрд. сум тәшкил итәчәк.

“Бүген республиканың агросәнәгать комплексы халыкны үзендә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тулысынча тәэмин итә”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International