Альбина Шәвәлиева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде

22 февраль 2019 ел., җомга

Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде.   

Бу турындагы Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2019 елның 22 февралендә (№ПУ-141) имзаланган.

«Альбина Рафаил кызы Шәвәлиеваны, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат итәргә», - диелә документ текстында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования