2019 елда Татарстанда 936 күп фатирлы йортларны ремонтлау планлаштырыла

2019 елның 2 марты, шимбә

2019 елда Татарстанда 936 күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

2019 елда Татарстанда гомуми мәйданы 5,6 млн кв. метр булган 936 күп фатирлы йортларны ремонтлау планлаштырыла. 42 муниципаль район катнаша.

Программаны финанслау күләме 5 млрд 805 млн 213 мең сум тәшкил итә.

Ирек Фәйзуллин шулай ук Газлаштыру фондының 2019 елда биш программаны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Моннан тыш, Актаныш, Буа һәм Яшел Үзән районнарында шәхси җылыту системасына күчерү уздырылачак.

“Су җибәрү системасын яңарту” программасына килгәндә, 21 районның 34 объектында чаралар исемлеге әзерләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International