Зөя шәһәр утравында төзекләндерүдән соң XVII гасыр чиркәве ачылды

2012 елның 23 июне, шимбә
Бүген Свияжски утрау-шәһәрчегендә реставрациядән соң изге Константан һәм Елена чиркәве ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында чиркәү ачылу белән котлады. Татарстан Президенты чиркәүне реставрацияләү эшендә архитекторлар, төзүчеләр һәм иганәчеләрнең өлеше зур булуын белдерде. “ЛУКОЙЛ” компаниясе, “РИТЭК” бүлендек компаниясе зур финанс чыгымнарны үз өстенә алган. Бүген аларның җитәкчеләре бу адымнары өчен үкенмәүләренә ышанам. Бу аларның бүләге генә түгел, ә үз-үзләренә бүләк ясаулары”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев шулай ук Болгарда һәм Свияжскида тарихи һәйкәлләрне торгызырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. “Изге эштә катнашып, үзебез дә сизмичә башка кешегә әйләнәбез”, - дип белдерде М.Шәймиев.

Казан һәм Татарстан Архиепискобы Анастасий бүген утрау-шәһәрчеккә җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев “ЛУКОЙЛ” ААҖ һәм “РИТЭК” ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайферга Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” республика фондының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Шулай ук “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев белән “Безнең киләчәк” социаль программалар фонды башкаручы директоры Евгений Живоглазовка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International