Сугыш музее һәм сугышчы-җиңүчегә һәйкәл: Казанда Җиңү паркының яңа концепциясен эшлиләр

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Казанда Җиңү паркының мемориаль зонасын  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан киңәйтәчәкләр. 

Бүген ТР Министрлар Кабинетында  ветераннар катнашында паркның яңа концепциясе һәм Сугышчы-җиңүчегә һәйкәлне урнаштыру урыны турында фикер алыштылар.

“Паркның концепциясе эшләнеп бетмәгән. Безгә ТР Президенты тарафыннан аны эшләп бетерүне ветераннар оешмалары вәкилләре белән фикер алышу турында йөкләмә бирелде. Без бүген техник бурычлар белән эшлибез”, - дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Җиңү паркының мемориаль зонасын  киңәйтү кысаларында  Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә, локаль конфликтларда катнашучыларга мемориал, Рейхстаг өстенә Җиңү Байрагын беркетеп куючы сугышчыларга һәйкәл, Бөек Ватан сугышы музеен, Җиңү флагштогын, шулай ук су-сазлык комплексын урнаштырып территорияләр оештыру планлаштырыла.

Бүгенге көндә парк территориясендә Сугышчы-җиңүчегә һәйкәл урнаштыру мәсьәләсе турында актив фикер алышу бара.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан паркта тиешле ремонт эшләре уздырылачак. ТР Президенты йөкләмәсе буенча тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл эшләнеп бетәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International