Алексей Песошин һәм Сергей Нарышкин Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр куйды

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда БДБ илләре разведка хезмәте һәм куркынычсызлык органнары җитәкчеләренең разведка эшчәнлеге мәсьәләләре буенча XVI киңәшмәсе уза.  Анда катнашучылар Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, шулай ук Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан разведкасы җитәкчелеге катнашты.

Чәчәкләр куйганнан соң, делегатлар каршында  мактаулы каравыл ротасы тезелде. Тантана тәмамлангач, саммитта катнашучылар Казан ратушына киңәшмәгә юнәлделәр.

Казанда узган очрашуда БДБ илләре разведкалары җитәкчелеге эчке һәм тышкы янауларны булдырмау өчен мәгълүмат алмашу механизмнарын, шулай ук террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору өчен алга таба адымнар турында фикер алышачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International