Алексей Песошин “Татмедиа” агентлыгының яңа башлыгы Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Айдар Сәлимгәрәевны яңа эшкә билгеләнүе белән котлады һәм яңа җаваплы вазифасында уңышлар теләде.

Элек Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкли.

Искә төшерәбез, Айрат Зарипов VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлану сәбәпле, “Татмедиа” агентлыгы башлыгы вазифасыннан азат ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International