Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышында катнаша

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.   

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы 22 мәсьәлә карарга тәкъдим итте. Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, шулай ук юнәлеш парламент комитетлары рәисләре Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин һәм Шакир Яһудин чыгыш ясадылар. Фикер алышулар нәтиҗәсендә көн тәртибендә 30 мәсьәлә булды.

Утырышта Марат Җәббаровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләп кую мәсьәләсе дә каралды. Марат Җәббаров кандидатурасын Татарстан Премьер-министры тәкъдим итте. Алексей Песошин депутатларга Марат Җәббаровның хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. 

Депутатларның сорауларына җавап биреп, Марат Җәббаров ассызыклаганча, яңа вазыйфасында ул Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен экспортка җибәрүне арттыру, фермер хуҗалыкларын үстерү һәм республика АСКна инвесторлар җәлеп итү курсын киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.   

Марат Җәббаров кандидатурасын депуталар бертавыштан хупладылар. 

Тагын парламентарийлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртеп кору турындагы тәкъдимен килештерделәр. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры ассызыклаганча, Стратегия-2030не гамәлгә ашыру уңышлы барсын өчен икътисадның реаль секторында, дәүләт идарәсе һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр өлкәләрендә  цифрлы технологияләрне һәм хәл ителешләр платформаларын гамәлгә кертергә кирәк. 

Бүген тагын депутатлар яңа дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален гамәлгә куюны яклап тавыш бирделәр. Медаль белән Татарстанның дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм диниара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калуга һәм арттыруга зур өлеш керткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә казанышларга ирешкән, республика абруен күтәрүгә ярдәм итүче гражданнарны бүләкләү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International