Алексей Песошин Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 10 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Күп гаиләләр өчен 10 ноябрь елның иң мөһим көннәренең берсенә әверелде. Бу көнне Эчке эшләр органнарында хезмәт иткәннәр һәм хезмәт итүчеләрнең барысы да  котлаулар кабул итә.

Бүген җәмгыять сезгә югары таләпләр куя. Шәһәр һәм район урамнарында тәртип, республика халкының тынычлыгы, аларның үз иминлекләренә ышанычы сездән тора. Нәкъ менә сез хакимиятне, законны, гаделлекне гәүдәләндерәсез. 

Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан резонанслы җинаятьләр ачылды. Коррупциягә каршы көрәш кысаларында уңышлы операцияләр үткәрелә. Республикабызда уза торган зур иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында тәртип һәм куркынычсызлык тулы күләмдә тәэмин ителгән. Хезмәтеңә җаваплы карап, һәркемнең проблемасына игътибарлы булып, ә иң мөһиме - үз эшеңдә профессиональ булып кына ышаныч яуларга һәм аны тиешле дәрәҗәдә сакларга мөмкин.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының батырлар үрнәгендә тәрбияләнгән хезмәткәрләре алдагы буыннар салган традицияләрне киләчәктә дә арттырырлар, антларына һәм хезмәт бурычларына тугры калырлар, дип ышанам.

Бүген Эчке эшләр органнары ветераннарына зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр, үзләренең бай тәҗрибәләрен  тапшыралар, һәлак булучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итәләр.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы алдында зур дәүләт бурычлары тора, ышанам, алар сыйфатлы һәм вакытында эшләнәчәк. Чөнки сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны саклау - гади эш кенә түгел, ә үз гомерегезне багышлаган хезмәт.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International