“Безнең ишегалды” программасы буенча ТР халкыннан тәкъдимнәр кабул итү өчен сайт һәм колл-үзәк булдырачаклар. Бу хакта брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.
“Халык фикере мөһим. Без халык фикерен концепция формалашканда гына түгел, программаны тормышка ашыру процессында да исәпкә алачакбыз. Тәүлек буе кайнар линия аша кешеләрдән сораулар, тәкъдимнәр, шикаятьләр кабул ителәчәк. Тәкъдимнәрне оператив эшкәртү өчен сайт та булачак”, - диде Наталия Фишман.
Яңа сервислардан тыш, халык тәкъдимнәрен “Халык контроле” дә кабул итәчәк, дип өстәде ул.
“Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру процессына халыкның катнашу мөмкинлеге булсын өчен без комплекслы эшләячәкбез. Бу уңайдан бездә Татарстан Президентының йөкләмәсе бар. Ул безгә бу тәкъдимнәрне үзе контрольдә тотачагын һәм халык катнашыннан башка бернинди карар да кабул итмәскә боерды. Минемчә, барысы да аның йөкләмәсен үтәргә тырышачаклар”, - диде ТР Президенты ярдәмчесе.