Рөстәм Нигъмәтуллин Бөгелмә районы Советы утырышында катнашты

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин көннең икенче яртысында Бөгелмә районында булды.

Төп максаты – Бөгелмә районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Нигъмәтуллин “Татэнергосбыт” АҖнең Бөгелмә филиалы эшчәнлеге белән танышты.

Яшьләр сараенда Бөгелмә  районының сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес һәм агросәнәгать комплексы продукциясе күргәзмәсен карады.

“Бөгелмә бүген – хезмәт сөючән халкы, бай матди-техник һәм табигый потенциалы булган зур, күп тармаклы сәнәгый, мәдәни һәм фәнни-җитештерү үзәге”,- дип билгеләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул кыскача республика буенча 2019 елдагы нәтиҗәләр турында сөйләде, агымдагы елга уртак эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Республика социаль-икътисади рейтингында 2019 ел нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы 18 урында. Республика муниципалитетлары арасында тармак рейтингында 29 урынны били. Аграр тармакта хәлләр бик әйбәт түгел.

Илкүләм проектлар кысаларында Бөгелмә районында зур күләмдә эшләр башкарылган, ул 25 максатчан программада катнашкан.

2020 елда “Безнең ишек алды” программасы кысаларында Бөгелмәдә 62 ишек алдын төзекләндерү планлаштырыла.

Бөгелмә районында алга таба икътисади үсеш темпларын күтәрү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурслар бар, диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International