Алексей Песошин: Яшел Үзән районы Татарстанның социаль-икътисади картасында мөһим урын били

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Яшел Үзән шәһәре һәм районы Советларының уртак утырышында катнашты.

Утырыш Яшел Үзән районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Яшел Үзән районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Төп докладны Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев ясады.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Яшел Үзән районы Татарстанның социаль-икътисади картасында мөһим урын били. Район республиканың иң зур муниципаль берәмлекләр бишлегенә керә, анда Горький исемендәге Яшел Үзән заводы,  Серго исемендәге завод һәм башка предприятиеләр урнашкан.

Яшел Үзән районы республиканың муниципаль берәмлекләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 2 урында, торакны файдалануга тапшыру буенча 6 урында, тулай территориаль продукт күләме (49,7 млрд сум) буенча 11 урында.

Районда уртача  айлык хезмәт хакы 2019 елның 11 аенда 32,6 мең сум тәшкил иткән.

Кече һәм урта бизнес зур потенциалга ия. Республиканың тулай территориаль продуктында аның өлеше 26,1% дәрәҗәсендә көтелә.

Районда “үзмәшгульлек” белән 2 меңнән артык кеше шөгыльләнә.

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 100 сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыклары эшли, аларда 1,4 мең резидент теркәлгән, 30 меңнән артык кеше эшли. 2019 елның тугыз аенда алар җитештергән продукция күләме 143 млрд сумнан артып киткән.

Яшел Үзән районында ике сәнәгать мәйданчыгы һәм ике индустриаль парк эшли. Район икътисадында кече һәм урта бизнес субъектлары өлеше 30%тан артып киткән.

Районда эшмәкәрлекне алга таба үстерүгә “Яшел Үзән” сәнәгать паркының яңа резидентлары – OZON, Wildberries, Х5 компаниясенең бүлү үзәкләре һәм “Магнит” челтәренең яңа резидентлары этәргеч бирергә тиеш.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне арендага бирү мәсьәләсен карарга кирәк. Яшел Үзән районы территориясендә җиргә мохтаҗ фермерлар булырга мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә булган мәсьәләләрнең берсе – файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп итү.

Яшел Үзән районында 4,4 мең гектардан артык шундый җирләр ачыкланды, шул ук вакытта 1028 гектар гына әйләнешкә кертелгән.

Алексей Песошин район башлыгы игътибарын муниципаль җир контролен көчәйтүгә, тикшерүләр үткәрүне тәэмин итү кирәклегенә юнәлтте. Гамәлдәге законнарны бозу очрагында, тиешле чаралар күрү өчен, материалларны күзәтү органнарына җибәрергә кирәк, дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International