Алексей Песошин Россиянең Җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана Казанда Ленин исемендәге мәдәният сарае мәйданчыгында (Копылов ур., 2А йорт) узды.

Алексей Песошин Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннарына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Җинаять җәзасын үтәү һәрвакытта да дәүләтнең эчке сәясәтенең мөһим функцияләреннән берсе, хокукый җәмгыятьнең аерылгысыз элементы булды. Бүгенге көндә Җәзаларны үтәтү хезмәте – ул җинаять кылган гражданнарны яңадан тәрбияләү һәм төзәтү, производство секторы үсешенә кадәр төрле пландагы һәм бик мөһим бурычларның киң спектрын үти торган көчле, динамик үсештәге структура”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры тармак хеәзмәткәрләре һәм ветераннарына сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Алексей Песошин шулай ук тармакның алдынгы хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды (“Фидакарь хезмәт өчен” медале, ТР Президенты Рәхмәте, “Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлар өчен” күкрәк билгесе, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International