Татарстанда язгы чәчү эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, биш меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплекслары катнашачак

2020 елның 28 марты, шимбә

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлекләре турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Республикада чәчү машиналарын төзекләндерү эшләре тәмамлана, күбесенчә аларга агрегатлар кую эше бара, диде Марат Җәббаров. Ул искәрткәнчә, чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, биш меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплекслары катнашачак. 

"Техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш һәм хезмәт рациональ рәвештә оештырылса, техника потенциалы чәчү эшләрен ике атнада тәмамлауны мөмкин итәчәк, - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. - Көз-кыш чорында 27 мең берәмлек авыл хуҗалыгы машиналары төзекләндерелгән. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен, 1,6 млрд сумлга запас частьлар алынды - бу кирәкле акчаның 80 %". 

Министр сүзләренчә, Әгерҗе, Әлмәт, Апас, Зеленодольск, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары кирәк булган запас частьларның яртысын гына сатып алганнар, гадәттәгечә соңарып "Ак Баср", "Красный Восток" агрохолдинглары гадәттәгечә соңарып алды, "Агросила" быел соңга кала. Бу үз чиратында язгы кыр эшләренең соңрак башлануына китерә, диде министр. 

"Дымны саклау өчен бөтен техника әзер, гомумән яңа елга кадәр үк әзер иде. Бүген тракторлар әзерлеге - 95 %, чәчкечләр һәм культиваторлар - 98 %, чәчү комплекслары - 92 %", - диде Марат Җәббаров.

Марат Җәббаров сүзләренчә, дүшәмбедән (30 март) чәчү машиналарының бөтен комплексы әзерлеген кабул итү эше башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International