Бүген Казанга эш сәфәре белән (2017 елның 23-24 ноябре) Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.
«Казан» халыкара аэропортында Михаил Бабичны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Республикасы Австрия белән Россия-Австрия мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм үстерүгә юнәлгән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Австрия эшлекле советының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узды.