ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Дагстан делегациясе Татарстанга эш сәфәре кыла.

Бүген Казанда "Корстон" КСККда "Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея" ХIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 139 конкурсант сигез номинация буенча бүләкләнде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры катнашты. 

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Дагстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев «Эйдос» медицина фәне үзәгендә, «Казан» агросәнәгать паркында һәм Казан ИТ-паркында булды. Кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International