Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИФА Башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида белән очрашты

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИФА Башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов катнаштылар.

2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт объектлары турында сүз барды, шул исәптән төзелеп килүче 45 мең тамашачылык яңа футбол стадионы "Казан-Арена" турында да сөйләштеләр.

ФИФА Башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Риданың Казанга визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән "Казан-Арена" футбол стадионы мәйданчыгына бара, анда төзелеш барышы һәм спорт объектында кулланыла торган технологияләр һәм төзү материаллары белән таныша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International