Казанда Бишбалтаны (Адмиралтейская слобода) торгызу концепциясен тәкъдир иттеләр

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
2030 елга Казанның Бишбалтасы кешеләрне җәлеп итәрлек һәм яшәү өчен уңайлы булган урынга әверелергә тиеш. Бишбалтаны үстерү концепциясендә шундый максатлар куелган, бүген аны семинар кысаларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында тәкъдир иттеләр. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Концепцияне КДАТУ һәм "Интерра" фәнни-проект үзәге әзерләгән. Тәкъдир итүне КДАТУның шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич гамәлгә ашырды.

Әзерләүчеләр проекты 400 гектарны били. Бишбалта урнашкан тарихи өлешеннән башка, проектлаучылар концепциягә Казансуның иске үзәнен дә керткәннәр.

А.Дембич сүзләренчә, Казан адмиралтействосы Россиядә Санкт-Петербургныкыннан соң икенче урында торган. 1718 елда адмиралтейство һәм суднолар төзү верфен эшли башлау турында карар кабул ителгән. 

Тагын бер кызыклы объект  - Зилант  монастыре.

Александр Дембич билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Бишбалта шактый    депрессив территория. Архитекторлар фикеренчә, моның сәбәбе –  территория язмышының билгесезлеге, аның шәһәрнең башка өлешләре белән тоташу дәрәҗәсе түбән булу.

Шул ук вакытта Бишбалтада аны кешеләрне җәлеп итәрлек территория итәрлек ресурслар да бар. Бу – үзәккә якын булу, аерым алганда, Казан Кремленә, яр буе линиясе 5,5 километрга сузыла, аз кулланыла торган территорияләр, сәнәгать мәйданчыклары булу.

Концепция  авторлары Бишбалта территориясендә кайбер маркетинг брендлар булдырырга тәкъдим итә. Тарихи бренд – Зилант монастыре һәм   Петр верфе, ә заманчалары – Россия флоты тарихының тематик паркы, аны Казансуның иске үзәнендә кору планлаштырыла. 

Нәтиҗәдә авторлар 2030 елга Бишбалтаны туристлар һәм шәһәр кешеләре өчен кызыклы территория итәргә, яшәү өчен уңайлы урынга әверелдерергә җыеналар. Хәзер монда 8,5 мең кеше яши, халык санын 18-20 мең кешегә җиткерү күзаллана.

Концепцияне гамәлгә ашыру хосусый-дәүләт партнерлыгы механизмын куллану юлы белән күз алдында тотыла.  Таләп ителә торган бюджет чаралары 2013 елдан алып 2030 елга кадәр - 12 млрд сум.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов концепцияне әзерләүчеләргә проектлау масштабларын киңәйтергә һәм порох заводының хәзерге территориясен дә исәпкә алырга тәкъдим итте. "Порох заводы  перспективада киләчәк үсеш территориясе. Бу мәйданчыкны да исәптә тотырга кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Ул якын киләчәктә Бишбалта территориясендәге барлык милекчеләрне һәм мәйданчыкларны барлап чыгарга һәм, үсеш концепциясен тәмам раслаганчы,  җир кишәрлекләре бирмәскә һәм яңа төзелеш алып бармаска кушты.

Хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең иң мөһиме, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, территорияне инженер һәм транспорт инфраструктурасы, беренче чиратта, чистарткыч корылмалар белән тәэмин итү. "Бу бурычларны хәл итү Бишбалта перспективаларына бүтәнчә карарга ярдәм итәчәк", - дип ышана Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Казанның Киров районы тулаем кайбер өстенлекләргә ия, алар ярдәмендә территория кешеләрне җәлеп итәчәк. Бу – беренче нәүбәттә яр буеның озын булуы. Район, шәһәрдә гомумән яңа торак төзү өчен урыннар аз булуга бәйле рәвештә, яңа торак төзелеше үзәгенә әверелергә мөмкин.

Татарстан Президенты концепцияне әзерләү буенча архитекторлар тарафыннан башкарылган эшне югары бәяләде. "Хәзер инде җентекләп анализлыйсы гына калды", - дип белдерде  Рөстәм Миңнеханов. Ул барлык кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар катнашында эш төркеме төзергә, концепцияне гамәлгә ашыру этапларын билгеләргә һәм киләчәктә яңа, детальләштерелгән варианты буенча фикер алышырга тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International