Васил Шәйхразыев Казан кинофестивален оештыручылар һәм жюри әгъзалары утырышын үткәрде

2023 елның 9 сентябре, шимбә

Бүген XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар һәм жюри әгъзалары утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. фестивалне оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхразыев үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-9 сентябрьдә узды. Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә кертелгән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта үткәрелә.

Васил Шәйхразыев барысын да сәламләде һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фестивальнең жюри әгъзалары исеменнән жюри рәисе Сенегалдан танылган режиссер, сценарист, актер, продюсер Муса Туре чыгыш ясады. Ул фестивальнең югары дәрәҗәдә әзерләнгәнлеген билгеләп үтте һәм чакыру өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Казан - бик матур шәһәр, кешеләре дусттанә һәм игелекле. Фестивальне оештыручыларга да уңышлар теләде.

Фестивальнең барлык жюри әгъзалары танылган кинематографистлар Мөхтәр Ладжими (Тунис), Дали Окропиридзе (Грузия), Вәлид Сейф (Мисыр), Гэвин Ли (Кытай), Бушайб Әл-Мәсуди (Марокко), Фәриз Әхмәдов (Әзербайҗан), Мамдух Салем (Согуд Гарәбстаны), Ренан Билек (Төркия) рәхмәт белдерделәр.

Васил Шәйхразыев 2024 елның 7-11 сентябрендә Казанда узачак 20 нче фестиваль үткәрелүен игълан итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International