Алексей Песошин «КМПО»ның элеккеге җитәкчесе Александр Павлов белән хушлашу чарасында катнашты

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КМПО» заводының элеккеге генераль директоры Александр Павлов белән хушлашу чарасында катнашты. Мәрәсим чарасы Ленин исемендәге МЯКда узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә кайгы уртаклашты. Ул Александр Павловның вафаты тармак өчен һәм тулаем республика өчен зур югалту булуын ассызыклады.

Алексей Песошин сүзләренчә, Александр Павловка һөнәри осталык, тырышлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия хас иде. "Александр Филиппович республикабыз сәнәгате үсешенә зур өлеш кертте. Ул югары компетентлылыкка, эшчәнлеккә, коллективны берләштерү һәм оештыру осталыгына ия иде. Аның хезмәтләре берничә тапкыр дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде», - дип өстәде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин чәчәкләр салды, шулай ук Александр Павловның туганнары һәм якыннары белән аралашты.

Александр Павлов үзенең хезмәт эшчәнлеген армиядән соң ук 1960 елда КМПО механика цехында шлифовщик буларак башлый. 1970 елда цех начальнигы була. Җитештерү үсешенең барлык баскычларын үтә: җитештерүбашлыгы урынбасары, җитештерү башлыгы, җитештерү буенча директор урынбасары, баш инженер булып эшли һәм 1983 елда КМПОны җитәкли.

Александр Павлов җитәкчелегендә Н. Кузнецов конструкциясендәге барлык авиация һәм җир өсте техникасының ресурсын һәм ышанычлылыгын арттыру буенча эш оештырыла. Производствоны үзгәртеп кору һәм модернизацияләү, НК-8-2у, НК-8-4, НК-86 эшләнмәләрен чыгару күләмен арттыру буенча алгарышлы адым ясала. Предприятие шәһәр автобуслары өчен гидромеханик коробкалар һәм төрле авыл хуҗалыгы техникасы чыгара башлый.

Александр Филиппович Павлов берләшмәгә 21 ел җитәкчелек итә. Бу вакыт эчендә завод һәм аның җитәкчесе ярдәме белән күп эшләр башкарыла: Зеленодольск машиналар төзү заводы, бөтен торак кварталлар, мәдәни, спорт корылмалары, дәвалау-савыктыру учреждениеләре төзелә, чиркәүләр һәм мәчетләр торгызыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International