Алексей Песошин Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Казанга визиты барышында Татьяна Москалькова Азия омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясы утырышын үткәрү кысаларында чараларда катнаша.

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкара чараларны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Әлеге очрашулар хокук яклау эшчәнлеге өлкәсендә фикер, белем һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булачак, дип билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International