Алексей Песошин «Россия – Геройлар иле» патриотик эстафетасында катнашты

2023 елның 15 сентябре, җомга

Бүген Казанда Җиңү паркында тантаналы чара – «Россия - Геройлар иле» патриотик эстафетасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Эстафетага стартны РФ Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин 2023 елның 23 февралендә биргән иде. Проектның максаты - буыннар даны дәвамлылыгын тәэмин итү, Ватанның героик тарихын, Бөек Ватан сугышы чорында Ватанны саклаучыларның батырлыкларын популярлаштыру. Эстафета этаплары Россиянең һәм Беларусь Республикасының 17 шәһәрендә уза. Бу герой-шәһәрләр, хәрби һәм хезмәт даны шәһәрләре. Эстафетаның символы - Хәтер Китабы, анда һәр төбәкнең гомуми җиңүгә керткән өлеше турында сөйләнелә.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан халкы Җиңүгә зур өлеш керткән. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше китә. Сугыш кырларыннан 380 меңнән артык кеше әйләнеп кайтмаган. Күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен Татарстанда туган 185 кеше һәм язмышы республикага бәйле 166 кеше Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгән, 48 кеше өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, 100 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

"Сугышның авыр елларында Казан илнең мөһим тыл үзәкләренең берсенә әверелә. 139 сәнәгать предприятиесе хәрби тәртипкә үзгәртеп корыла, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм Көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнә. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 600дән артык корал, сугыш кирәк-яраклары һәм җиһазлар җитештерелә»,-дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул искә төшергәнчә, әлеге хезмәтләре өчен 2020 елда Татарстан башкаласы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Татарстан Республикасыннан соң Хәтер эстафетасын Түбән Новгород өлкәсе кабул итте.

Чара кысаларында Алексей Песошин һәм башка кунаклар Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына һәм Совет солдаты монументына чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International