Алексей Песошин Мәскәүдә регби буенча Россия Кубогы финалында булды

2023 елның 17 сентябре, якшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында регби буенча Россия Кубогы финалында булды.

Уен "ВТБ арена - Яшин исемендәге „Динамо“ Үзәк стадионында узды. Хәл иткеч матчта «Стрела» (Казан) һәм «Красный Яр» (Красноярск) очрашты. 23: 12 исәбе белән Казан командасы җиңү яулады.

Шулай итеп, "Стрела" үз тарихында беренче тапкыр Россия Кубогын яулады.. Моңа кадәр Красноярск клубы трофейны ун тапкыр алган иде.

Бүләкләү тантанасында Алексей Песошин кубокны Казанның «Стрела» капитаны Герман Давыдовка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International