Роман Шәйхетдинов Арбузов премиясен РФА академигы Александр Габибовка тапшырды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов академик Борис Арбузовның тууына 120 ел тулуга багышланган «Биологик актив матдәләрнең молекуляр дизайны» дисциплинаара бөтенроссия яшьләр фәнни мәктәбе-конференциясен ачуда, шулай ук Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Габибовка фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә узды.

Александр Габибович Габибов - бөтен дөньяга танылган Россия галиме, молекуляр биология, биохимия, биокатализ өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең берсе, фосфорорганик агуларны бәйләргә һәм җимерергә сәләтле «каталитик вакциналар» булдыруга зур өлеш керткән.

"Казан химия мәктәбе - Россия органик химиясе бишеге. Нәкъ менә Казанда XIX гасыр уртасында аның алтын фонды булдырыла (Карл Клаус, Александр Бутлеров, Николай Зинин, Владимир Марковников һәм башкалар). 20 нче гасырда бу күренекле химикларның дәвамчылары булып Арбузованың әтисе һәм улы тора, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов үзенең чыгышында. - Академик Александр Арбузов улы Борис Арбузов белән Казан химия мәктәбенең яңа фәнни юнәлешен – яңа матдәләр, материаллар һәм технологияләр булдыру өчен фосфор, аның органик һәм элементоорганик кушылмалары химиясен үстерделәр. Арбузов премиясен академик Александр Габибовка бирү – аның химия фәнен үстерүгә керткән зур өлешен тану ул".

Татарстан Премьер-министры урынбасары лауреатны җылы котлады һәм аңа сәламәтлек, иминлек, уңышлы эш теләде.

Халыкара Арбузов премиясе 1997 елда Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан булдырылган һәм инде 25 елдан артык иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе, шулай ук дөньяда фосфор химиясе өлкәсендә бердәнбер булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International