ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта киләсе җылылык бирү чорына әзерлек турында сөйләделәр

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылылык бирү чорына әзерләү ахырына якынлаша. Хәзерге вакытта эшләр объектларның 99,9%ында тәмамланган, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

"Җылылык бирми торган арада барлык хезмәтләр тарафыннан гидропромывка, прессовка, шулай ук ремонт эшләре башкарылган. Коммуналь хуҗалык объектларын әзерләү коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча яңа федераль программа кысаларында үткәрелә. Быел Әгерҗе, Зәй районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда җылылык белән, кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә 27 чара каралган», — дип хәбәр итте ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә сәламәтлек саклау, социаль өлкә, мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт объектлары салкыннарга тулысынча әзер. Бу атнада республика буенча җылы һава торышы сакланачак, әмма һаваның уртача айлык температурасы билгеле бер дәрәҗәгә кадәр төшсә, йортларга һәм объектларга җылылык биреләчәк.

"Җылылык бирү сезоны тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы 8 градустан түбән булган чорның алтынчы көнендә башланырга тиеш",— дип аңлатты М. Айзатуллин.

Шулай да, министр өстәде, кирәк булса, өйләргә җылылык вакытыннан алда бирелергә мөмкин. "Муниципалитетлар карарларны температурага карамастан кабул итәләр, һәм без җылылык бирәбез, бездә инде берничә гариза бар»,— дип төгәлләде брифингта катнашучы.

Әлегә Казанның торак йортларына җылылык бирелмәгән, әмма республика буенча кайбер объектлар җылытыла торган 13 район бар.

Министр билгеләп үткәнчә, сентябрьдә җылылыкны тоташтырганда, октябрьдә халык алачак түләү документларында, «җылылык» юлларында куллану факты буенча сентябрь җылылыгы күләме күрсәтеләчәк. "Йортлары гомумйорт исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылмаган кешеләр хезмәт күрсәтү өчен сигез айлык җылыту чорын исәпкә алып, билгеләнгән нормативлар буенча түлиләр», — диде ул.

Спикер, җылылык энергиясенә чыгымнарны арттыру турыдан-туры температура режимына бәйле, дип төгәлләде. Һәм, кагыйдә буларак, җылыту өчен түләүнең иң мөһим өлеше иң салкын кыш айларында — гыйнвар һәм февральдә була.

"Игътибар итәм, быел 2023 елның 1 июленнән халык өчен коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән җылылык энергиясенә тарифлар үзгәрмәде. Коммуналь хезмәтләргә тарифны киләсе индексацияләү 2024 елның 1 июленнән булачак», — дип ассызыклады М. Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International