Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне белән котлыйм.

Үзенең нигезләнүеннән соң өч йөз елдан артык вакыт дәвамында прокуратура Россия Федерациясе гражданнарының хокукый яклануын тәэмин итүдә үзенең аерым билгеләнүен өзлексез раслый.

Бүгенге көндә прокуратура органнары илебезнең иң мөһим иҗтимагый институтларының берсе булып тора, чөнки алар Россия дәүләтчелеген, законлылыгын һәм хокук тәртибен ныгытуда төп роль уйный. Прокуратура вәкилләренең ьитдилеге һәм намуслылыгы халыкның хокук һәм закон өстенлегенә ышанычын ныгыта.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, Ватан файдасына эшчәнлектә алга таба уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International