Татарстан Премьер-министры Алексеевскта яңартылган Сугышчан дан музеенда булды

2024 елның 2 феврале, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск шәһәрендә капиталь ремонттан соң Сугышчан дан музеенда булды. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

Музейга кергән җирдә Алексей Песошинны Россия Герое Рәсим Баксиков каршы ала. Танылган Россия танкисты Алексеевск районы Биләр вылында туган. Музейның бер залында аның хөрмәтенә фотостенд һәм "Алеша" танкы макеты урнаштырылган.

Премьер-министрга капиталь ремонттан соң бинада яшьләр белән патриотик юнәлештәге чаралар һәм мәдәни-мәгариф дәресләр үткәрү өчен 20 урынлык зал җиһазландырылуы турында сөйләделәр. Фәнни-фонд һәм тикшеренү эшләре, музей әйберләрен җыю һәм эшкәртү, музей фондын цифрлаштыру өчен кабинет бар.

Төп экспозиция 2  нче катта урнашкан. Бөек Ватан сугышы залында бу чорның чын әйберләре, хәрби форма, фотоматериаллар һәм Алексеевск районыннан сугышта катнашучыларга караган документлар тәкъдим ителгән.

Аерым экспозицияләр Әфганстандагы хәрби конфликтка һәм Украинадагы махсус хәрби операциягә багышланган. Монда шулай ук кием-салым, көнкүреш әйберләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында мәгълүматлы стендлар күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International