Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде

2024 елның 16 марты, шимбә

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде.

Алексей Песошин Казанда 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайлау участогында (Четаев урамы, 1 нче йорт) сайлады.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар күп көнлек форматта – 2024 елның 15-17 мартында сәгать 8.00 дән 20.00 гә кадәр уза.

Сайлауларда тавыш биргән барлык гражданнарга «Бөтен гаилә сайлауларга» дип язылган махсус беләзек тапшырыла, аның буенча тавыш бирүнең өч көнендә дә җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм 17 мартта бәйрәм концертына бару каралган.

Татарстанда сайлау алды кампаниясе кысаларында зур оештыру эше үткәрелде.

Республикада 2 млн 928 мең 633 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирүгә 2 мең 767 сайлау участогы әзерләнгән, шул исәптән 45е - гражданнарның вакытлыча тору объектларында.

Сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Россия Федерациясе Президентын сайлауларда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков (яңа кешеләр партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International