Алексей Песошин «Татэнерго" АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

«Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышта катнашучылар «Татэнерго» АҖнең 2023 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, электр һәм җылылык энергиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, капиталь төзелеш планын үтәү һәм инвестицион программаны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Шулай ук Директорлар советы узган ел йомгаклары буенча ышанычлы һәм авариясез эшне арттыру мәсьәләләре белән җентекләп таныштырды. Көн тәртибенә куелган тагын бер мәсьәлә «Татэнерго» АҖнең сатып алу эшчәнлегенә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International