Алексей Песошин: Спортчыларыбызның җиңүләре һәм казанышлары нәтиҗәсендә Татарстанда волейбол популярлаша бара

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә «Зенит - Казан» ирләр волейбол клубы һәм «Динамо - Ак Барс» хатын - кызлар волейбол клубы - 2023/2024 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, «Динамо» ФСО рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

Казанның «Динамо - Ак Барс» волейболчылары, 29 апрельдә финалда Калининградның «Локомотив»ын җиңеп, 7 нче тапкыр Россия чемпионатының алтын медален яуладылар. Ә инде икенче көнне, 30 апрельдә, «Зенит - Казан» уенчылары 12 нче тапкыр ил чемпионы булдылар, финал сериясендә Мәскәүнең «Динамо» командасын җиңделәр. Соңгы тапкыр Казанның ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары бер үк вакытта 2015 елда Россия чемпионатында җиңү яулаган иде.

Алексей Песошин волейбол командаларын илкүләм беренчелектә ышанычлы җиңүләре белән котлады. "Чемпионат дәвамында сез күркәм һәм компромиссыз уен, югары спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттегез. Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм уңышларга чын күңелдән шатландык», - диде ул.

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, Казанны Россиянең волейбол башкаласы дип ышаныч белән атарга мөмкин. "Бүген волейбол - иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе. Сезнең җиңүләрегез һәм казанышларыгыз аркасында Татарстанда волейбол алга таба үсешкә этәргеч ала, популярлаша бара», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Ул аерым билгеләп үткәнчә, командаларның уңышлары - бөтен коллективның планлы, максатчан эше нәтиҗәсе. Алексей Песошин командалар җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар составына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры республика Волейбол федерациясе җитәкчелегенә һәм клубларның спонсорларына рәхмәт белдерде.

Аннары Алексей Песошин «Зенит - Казан» һәм «Динамо - Ак Барс» командалары вәкилләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Үз чиратында волейболчылар Татарстан Республикасы Премьер-министрына истәлекле медальләр тапшырдылар.

«Динамо - Ак Барс»ның баш тренеры Зоран Терзич республика җитәкчелегенә һәм спонсорларга клубка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Мин Россиядә эшли башлаганда, Казанның „Динамо“сы Россиянең иң яхшы клубларының берсе икәнен белә идем. Бүген спортчылар һәм персонал өчен искиткеч шартлар тудырылган, безнең карамакта бик шәп волейбол үзәге бар. "Динамо-Ак Барс" - бу клуб кына түгел, ә чын гаилә», - диде ул.

«Зенит-Казан»ның баш тренеры Алексей Вербов үз чиратында Татарстан җанатарларына даими ярдәмнәре һәм командага ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе коллективына Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте белдерелде. Фәрит Мөхәммәтшин үзенең җавап сүзендә Россия чемпионатының алтын медале күп санлы кешеләрнең: тренерларның, спортчыларның, персоналның зур хезмәт нәтиҗәсе булуын ассызыклады. "Бүген илдә спорт актив үсеш ала, ярышу катлаулана бара. Әмма Татарстан Рәисенең, республика Хөкүмәтенең һәм безнең спонсорларның ярдәме белән без алга таба да лидерлар рәтендә булачакбыз», - дип өстәде ТР Волейбол федерациясе президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International