Рөстәм Миңнеханов Ильменау Техник университеты ректоры Петер Шарфф белән очрашты

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильменау Техник университеты (Германия) ректоры профессор Петер Шарфф белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар Туполев исемендәге Казан милли эзләнү техник университеты – КНИТУ-КАИ белән бергә Германия-Россия яңа технологияләр институтын булдыру проекты буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФРГ эш визиты кысаларында Ильменау Техник университетында булган иде, анда университет ректоры Петер Шарфф югары уку йортын тәкъдир иткән иде. Аерым алганда, “Ильменау” стратегиясе – фундаменталь фәннең конкрет производство, икътисадның реаль секторы белән тыгыз багланыш тәэмин итү.

Германия-Россия яңа технологияләр институты бөтендөнья дәрәҗәсендә инженерлык компетенциясе үзәге булачак дип планлаштырыла. Германия академик алмашулар хезмәте DAAD (Deutscher Akademischer Austauschdienst) проектның партнеры булачак.

Бүгенге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International