Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды

2013 елның 28 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды.

Галимнәргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Быел премиягә билгеләнгән 8 эшнең 5се фундаменталь характерда, ә 3се производствога яңа фәнни эшләнмәләр кертү белән бәйле. 

“Фән-техника прогрессы – икътисад үсешенең нигезе, шуңа күрә производствога мөмкин булганча тизрәк фәнни казанышларны кертергә кирәк”, - диде ТР Президенты тантананы ачканда. Ул хәбәр иткәнчә, 20 елда 800дән артык кеше әлеге премия лауреаты булган, һәм аларның эшләре күп кенә актуаль проблемаларны хәл итәргә булышкан. 

Премияләрнең берсе генә аерым бер галимгә – филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗановка бирелде. Аның хезмәте – 10 китаптан торган “Татар шәҗәрәләре”.

Калган 7 премия галимнәр төркемнәренә тапшырылды. “Ашыгыч абдоминаль хирургиягә яңа технологияләрне эшләү һәм кертү” хезмәте өчен, КДМА, Казанның 7 нче номерлы клиник хастаханәсе һәм КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре коллективы бүләккә лаек булды. 

“Традицион булмаган үсемлек чималыннан түбән һәм югары молекуляр катнашмалар һәм аларның химик төрләрен алуның технологик аспектлары һәм фәнни нигезләре” хезмәте өчен, премияне РФА Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, КДЭУ хезмәткәрләре алды.

Токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы федераль үзәге, Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшеренү, технология институты, Республика ветеринария лабораториясе, “Ак Барс” ХК” ААҖ хезмәткәрләре, “Агросәнәгать комплексында микотоксикозларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау чараларын эшләү һәм куллану” хезмәте өчен, бүләк алды.

“ТРда сөтчелек терлекчеге тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча иннновацион технологияләрне эшләү һәм кертү” хезмәте өчен, премиягә Н.Э.Бауман исемендәге КДВМА, “Серп и молот” ҖЧҖ, Дәүләт Советы депутаты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле лаек булды. 

Шулай ук, фәнни хезмәтләре өчен, ТР Дәүләт премияләренә Дәүләт химик продуктларны фәнни-тикшеренү институты, КНИТУ-КХТИ хезмәткәрләре, Идел буе углеводородлы чималны фәнни-тикшеренү иснтитуты, “Наука” ҖЧҖ хезмәткәрләре, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, КНИТУ-КХТИ вәкилләре лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International