Россия Федерациясе Президенты Указы белән Татарстан Республикасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре бирелде

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 14 гыйварындагы 18 нче номерлы Указы белән Татарстан Республикасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре бирелде.

IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены белән Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнде.
Мактау ордены белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләнде.
Дуслык ордены белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүләкләнде.

II дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены медале белән, аерым алганда, “Казанда 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Владимир Леонов; Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин; “Казанда 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Игорь Сивов; “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар бүләкләнде.

Моннан тыш, “Россия Федерациясенең атказанган элемтә хезмәткәре” исеме “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга бирелде.

Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы” Указының тулы тексты рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган (http://pravo.gov.ru:8080/Default.aspx?showsearchcard=0&date=today&).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International