Гайдар форумында Татарстанның үсеш перспективалары турында фикер алыштылар

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россиянең икътисадый яктан алдынгы регионнары буларак, Татарстанның алга таба үсешендә проблемалары турында бүген Гайдар форумы кысаларында “Татарстан: киләчәкне төзеп” панель дискуссиясендә катнашучылар фикер алыштылар. Әңгәмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук Россия һәм чит ил экспертлары – Россиядә Халыкара валюта фонды вәкиллеге башлыгы Бикас Джоши, Ernst&Young идарә партнеры Александр Ивлев, Гарвард университеты профессоры Тимоти Колтон, AbbVie EEME&A Operations вице-президенты Альберто Кольци, Леонтьев үзәге директоры урынбасары Борис Жихаревич, "Тройка-Диалог" инвестицион компаниясенең элеккеге башлыгы Рубен Варданян катнаштылар. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең ректоры Владимир Мау әңгәмәнең модераторы булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында республиканың икътисадый үсеше һәм алга таба перспективалары турында сөйләде. Хәзерге вакытта республика федерациянең субъектлары арасында тулаем региональ продукты һәм сәнәгать производствосы буенча – 5 нче урында, инвестицияләр күләме буенча 4нче урында тора. Шул ук вакытта 2013 елда үсеш күрсәткечләре көтелгәннән кимрәк булды. Шулай, тулаем региональ продукт үсеше бары 2% булды, сәнәгать производствосы индескы - 101,2%.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, дөнья икътисады үсешенең темплары кимү шартларында инвестицияләр өчен, сату базарлары өчен конкурентлык арта, республиканың конкурентлык сәләтен арттыру өчен Татарстанда 2030 елга кадәр Республиканың үсеше стратегиясе эшләнә.

Татарстан икътисады үсешендә төп акцент эшкәртү тармакларына ясала. Республикада эшкәртү секторы 18% тәшкил итә, бу күрсәткеч, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, арта барырга тиеш. Ул Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торгагн яңа производстволар булдыру буенча эре проектлар турында сөйләде.

Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенең киләчәктә дә авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә җыенуын белдерде. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү белән бергә, авыл тормышын саклап калырга да ярдәм итә.

Республика үсешенең яңа юнәлеше – ИТ-сектор. Хәзер аның ҖРПдәге күләме 3%тан артмаса да, киләчәктә ул Иннополис кебек олы проектны гамәлгә ашыру белән көч алачак.

Республика үсешенең мондый эре проектларын гамәлгә ашыру өчен, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа киң алымнар кирәк. Шуңа күрә республика үсеше стратегиясендә Кама сәнәгать кластеры булдыру, Свияжск мультимодаль логистик үзәге кебек эре логистик төеннәр булдыру карала.

"Республика алдында торган бурычларны хәл итү гыйлемле һәм квалификацияле кадрларны җәлеп итмичә мөмкин түгел", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Моның өчен республикага сыйфатлы белем бирү, уңайлы торак һәм заманча сәламәтлек саклау таләп ителә.

"Кеше капиталын арттыру өчен кешеләр безнең республикага омтылырлык шартлар тудырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Татарстанга башакларның яшәр өчен килү теләген Универсиада да арттырды.

"Безнең бурыч – барлык өлкәләрдә дә бөтендөнья дәрәҗәсенә ирешү. Республикада төзелә торган стратегия нәкъ менә шуңа юнәлдерелә дә инде", - дип йомгак ясады Татарстан Президенты үзенең чыгышында.

Леонтьев үзәге директоры урынбасары Борис Жихаревич үз чиратында 2030 елга кадәр Татарстан үсеше стратегиясен эшләү үззәгенең эшчәнлеге турында сөйләде.

Леонтьев үзәге республика үсешенең зоналары турындагы фикерен булдырган инде. Бу – Казан, Камский кластеры һәм республиканың көньяк-көнчыгышы.

Борис Жихаревич хәбәр иткәнчә, стратегияне эшләүдә 17 бурыч билгеләнгән. Беренче этапта тикшеренү бурычларын хәл итәргә, аннары шулар нигезендә, экспертлар даирәсен җәлеп итеп, стратегияне эшләргә.

Идарәче партнер Ernst&Young Александр Ивлев фикеренчә, Татарстан бөтендөнья практикасын кулланып үсә. А.Ивлев сүзләренчә, республика болай үскән тәкъдирдә белгечләр җәлеп итү, яңа производстволарны сыйфатлы хезмәт ресурслары белән тәэмин итү проблемаларына тап булачак. Ул шулай ук республиканы бөтендөньяда танырлык бренд булдыруны тәкъдим итте.

AbbVie EEME&A Operations фармацевтика корпорациясе вице-президенты Альберто Кольци Татарстан турында сөйләгәндә республиканың специализациясен билгеләргә тәкъдим итте, аның нинди юнәлештә үсүен бөтендөньяга белдерергә кирәк, диде.

Гарвард университеты профессоры Тимоти Колтон үз чиратында Татарстан гомер-гомергә төрле тармакларны үстерде, шуңа күрә аңа ниндидер бер тармакны аерып күрсәтергә ярамый, диде.

А.Гайдар исемендәге Икътисадый сәясәт институтының фәнни юнәлеш җитәкчесе Ирина Стародубровская Татарстан яшьләре фикерләрен һәм кәефләрен өйрәнү нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстан яшьләре, Россиянең башка регионнарыннан аермалы буларак, үз республикаларыннан китәргә бик җыенмыйлар икән. Әмма талантлы яшьләр еш кына үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алмыйлар икән. "Кеше капиталын булдыру гына түгел, аны куллану да мөһим , - дип саный И.Стародубровская. – Проблемалар булуын таный һәм аларны хәл итә белергә кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International