Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Кырым Республикасында Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге гамәлгә куелды. Татарстан Республикасының Кырым Республикасында Даими вәкиле булып Илмир Тимергалиев билгеләнде.
Бу хакта Указны Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 29 мартында имзалады.
Белешмә өчен:
Илмир Насых улы Темиргалиев 1951 елның 27 апрелендә Үзбәкстан Республикасы Сәмәрканд өлкәсенең Хатырчы районындагы Хатырчы авылында туган.
1973 елда Төмән югары хәрби-инженер училищесын тәмамлаган.
1992 елда В.В.Куйбышев ис. Хәрби-инженер академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге:
1993-1997 елларда - "Элита" уртак иминият җәмгыяте директоры, Симферополь шәһәре;
1997-1999 еларда "Саламандра-Киммерия" Симферопольдәге филиалы директоры;
1999-2001 елларда - "Крым-АФЕС" ябык типтагы иминият акционерлык җәмгыяте директоры;
2001-2007 елларда - "Аэлита" фирмасы директоры;
2007-2007 елда - "Южный строительный инвестиционный холдинг" ҖЧҖ директоры;
2007 елдан - "ТемирИнвест Групп" ҖЧҖ директоры.
Кырым Автономияле Республикасының атказанган сәнәгать хезмәткәре исеме бар.