Илдар Халиков ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фондының Попечительләр советы утырышын уздырды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бүген ТР ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Попечительләр советы әгъзалары дүрт мәсьәләне карадылар.

“СБВК” идарәче компаниясе” ЯАҖ эшчәнлеге турында компаниянең генераль директоры Денис Черкасов доклад ясады. Ул, аерым алганда, “Тройка Диалог” идарәче компаниясе” ЯАҖн Саклык банкы сатып алганнан соң, “ТР фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләргә инвестицияләр төбәк венчур фонды” ЯПИФ белән идарә итә, дип искә төшерде.

Денис Черкасов “СБВК” идарәче компаниясе” ЯАҖ идарәсендә булган портфель структурасы, шулай ук портфель компанияләрнең финанс хәле турында җентекләбрәк сөйләде.
“СБВК” идарәче компаниясе” ЯАҖ идарәсендә булган “ТР фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләргә инвестицияләр төбәк венчур фонды” ЯПИФ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче компанияләрдә специальләшә. “СБВК” портфелендә дүрт компания бар.

“ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган оешмасы эшчәнлеге турында оешманың башкарма директоры Айнур Айдельдинов чыгыш ясады.
Айнур Айдельдинов шулай ук 2013 нче елда Фондта аудиторлык тикшерүе уздыру өчен профессиональ аудитор чакыру турындабелдерде. Аудитор сыйфатында “Аудэкс” компаниясе тәкъдим ителде.

Шулай ук “ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган оешмасы Попечительләр советы составында үзгәрешләр расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International