Казанда инновацион кластерлар булдыруның бөтендөнья тәҗрибәсе буенча фикер алыштылар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе үз эшен башлады. Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән берлектә оештырылды, аның максаты – территориаль инновацион кластерларны, регионнарның конкуренциягә сәләтен арттыру коралы буларак, өйрәнү һәм киләчәктә Россия һәм Европа регионнарының партнерлыгын һәм инновацион кластерларын үстерү.

Конференция эшендә берничә Европа регионы делегациясе катнаша.

Россия ягыннан конференциядә 13 регион - Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары, федераль министрлыклар, региональ инновацион инфраструктура объектларының, университетларның, үсеш институтларының җитәкчеләре катнаша.

Конференциядә бөтендөньяда кластерлар үсешенең хәзерге заман модельләрен өйрәнү юлы белән конкуренциягә сәләтлелекне арттыруга бәйле актуаль мәсьәләләр каралачак.

Конференция кысаларында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм Татарстан Республикасы инновацион инфраструктурасы объектлары («КАМАЗ» ААҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ, «Түбән Кама шина» ААҖ, «КИП «Мастер» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, Чаллыдагы «ИТ-парк») өчен Россия һәм чит илләрнең сәнәгать предприятиеләре партнерларын тәкъдир итәчәкләр.

Конференциянең пленар утырышы алдыннан Татарстан Республикасы Президенты кунаклар һәм конференциядә катнашучылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов партнерларга һәм Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән коллегаларга рәхмәт белдерде. «Минемчә, бу – бик кирәк конференция. Кластер үсешенең темасы безнең өчен бик актуаль, һәм безгә Россия регионнарының һәм чит илләрнең тәҗрибәсен өйрәнү бик мөһим», - диде Р.Миңнеханов.

«Уйлавымча, бүгенге конференция анда катнашучылар өчен кызык та, файдалы да», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Чит ил компанияләренең һәм бизнес оешмалары вәкилләре инновацион җитештерүләр булдыруда, шулай ук яңа эшләнмәләр, фән һәм мәгариф өлкәсендә Россия партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр. Француз кластеры «Пегас» АИРР регионнары өчен Европа аэрокосмик сәнәгате үзәге буларак кызыклы.

Чит ил кунаклары фикеренчә, Татарстанда инновацион проектлар өчен мөмкинлекләр күп, һәм Европа партнерлары Татарстан Республикасында мондый проектларны гамәлгә ашырырга телиләр.

Конференциянең пленар утырышы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы башкаласындагы кунакларны һәм конференциядә катнашучыларны сәламләде.

«Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хупланган 14 инновацион кластерның11е регионнарда – АИРР әгъзаларында, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Барлыкка китерү чоры җиңел генә бармый, ышанам ки, мондый уртак эш нәтиҗәсендә якындагы елларда без бу кластерлар турында ишетәчәкбез әле».

АИРР Башкарма директоры Иван Бортник чит ил коллегаларына, катлаулы сәяси хәлләргә карамастан, конференциягә килүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Россия инновацион регионнары ассоциациясе Европа илләре һәм АКШ компанияләре белән актив эш алып бара.

Пленар утырышта инновацион кластерлар булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашып, Франциядән, Германиядән, башка илләрдән килгән кунаклар чыгыш ясады. Шулай ук Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары да үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бүген конференция кысаларында тематик түгәрәк өстәлләр һәм эшкуарлар өчен адреслы очрашулар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International