Рөстәм Миңнеханов: «Кытай белән хезмәттәшлек үсеше – республика өстенлекле максатларының берсе»

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасын Кытай регионнары белән актив үзара файдалы хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының өске һәм урта агымнарында урнашкан регионнары җитәкчеләре очрашуларында белдерде. Очрашу Самара шәһәрендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи җитәкчелегендә узды.

Бүгенге очрашу “Идел-Янцзы” форматында хезмәттәшлекнеүстерүне дәвам итү максатында узды. Чарада ИФО регионнары һәм Кытай провинцияләре җитәкчеләре катнашты.

“Идел-Янцзы” өченче очрашуын ачып, РФ Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләп узганча, әлеге чара Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә таба чираттагы адым. Вәкаләтле вәкил әлеге хезмәттәшлекне киңәйтү буенча берничә тәкъдимен билгеләде, аерым алганда, ул “Идел-Янцзы” чараларының кайберсен даими рәвештә уздыруны тәкъдим итте.

КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи үз чиратында шулай ук бүгенге утырышны Шанхайда май аенда РФ Президенты В.Путин катнашында узган Азиядә багланышлар һәм ышану чаралары буенча Киңәшмә саммитында имзаланган килешүләрне гамәлгә ашыруга таба адым дип атады.

Татарстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасындагы багданышлар турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Кытай белән хезмәттәшлек үсеше – республиканың чит ил эшчәнлегендә өстенлекле максатларының берсе», - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төрле вакытта Татарстанда КХРның җитәкчеләре, күпсанлы бизнес-делегацияләре булды. Өч көн элек кенә әле куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләрнең Халыкара очрашуында катнашкан Кытай делегациясенең визиты тәмамланды.

«Ассызыклыйсым килә, безнең эшкә Россия Федерациясендәге Кытай илчелеге бик каты ярдәм итә», - сказал Р.Минниханов.

Әлеге ел, Татарстан президенты сүзләренчә, Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасы арасында мөнәсәбәтләр өчен бик уңышлы булды. Апрель аенда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Өремче, Пекин, Гонконг шәһәрләрендә булды.

Перспектив проектлар турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, TBEA трансформаторлар һәм кабельләр җитештерүче Кытай компаниясе белән берлектә Татарстан Республикасында электр станцияләрен төзекләндерү һәм төзү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Машина төзелешендә Татарстанда «Мила Моторс» компаниясе мәйданчыгында Хунань провинциясеннән автомобиль компонентларын китерүне, SunWard Кытай компаниясенең “ЕлАЗ” ААҖ белән оештырырылган бердәм предприятиесендә погрузчиклар производстовсын, “Алабуга” МИЗ территориясендә бетон бута машиналарын һәм автокраннарны җитештерүне оештыру планлаштырыла.

Көньяк Кытай тимер юл корпорациясе белән Казандагы метро төзелешендә һәм “Мәскәү-Казан” ЮТМне төзүдә технологияләрне куллану мөмкинлеге карала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Хунань провинциясе губернаторы белән визитлар оештыру турында сөйләшенгән, июнь аенда Татарстанда машина төзелеше буенча делегация булган.

Монан тыш Татарстан башка Кытай провинцияләре белән дә хезмәттәшлек итә. Бу атнада республикага Анхой һәм Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегацияләре киләчәк. «Без бүген биредә булган башка Кытай провинцияләре җитәкчеләре белән дә үзара файдалы элемтәләрне арттырырга бик шат», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кытай партнерлары белән берлектә инде республикада гамәлгә ашырыла торган уңышлы проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов CNCEC Кытай корпорациясенең “Аммоний” заводы төзелешендә катнашуын атады. Узган атнада әлеге корпорациянең “Түбән Кама нефтехим”да олефин комплексын төзүдә катнашуы турындамеморандум имзаланды. Шулай ук Татарстан Кытайның махсус икътисадый зоналар һәм технопаркларны оештырудагы тәҗрибәсен өйрәнә.

КХР белән хезмәттәшлекне активлаштыру өчен, Пекинда Татарстан вәкиллеген ачу, Казан белән Кытай шәһәрләре арасында самолетлар йөрешен төргызу, “Европа – Көнбатыш Кытай” коридорын төзү планлаштырыла.

Казан вузларында, Р.Миңнеханов сүзләренчә, 320 кытай студенты белем ала. «Без кытай студентларын алга таба да безнең вузларга җәлеп итәргә телибез», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул Татарстанның инвесторлар өчен өстенлекләрен атады, инновацион мәйданчыклары турында сөйләде. «Кытай инвесторлары безнең проектлар белән кызыксынса, без шат булыр идек, -диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бөтенегезгә дә шат булабыз һәм төрлечә ярдәм итәчәкбез».

Очрашу ахырында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә Идел буе регионнары һәм Кытай провинцияләре арасында ике яклы килешүләрне имзалау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International