Татарстанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова эш визиты белән килде

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин каршы алдылар.

Искәртик, Казанга килүнең төп максаты – Болгар комлексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә багышланган чараларда катнашу.

Ирина Бокова борынга Болгар шәһәренә барачак, анда ул тарихи объектларны карый – Кара Кара пулат, Ак пулат, Кече манара, мавзолейлар, Җәмигъ мәчете, исламны кабул итүгә багышланган Истәлекле билге. Шулай ук программада Болгар мәдәнияты музее, Ак мәчет һәм икмәк музее бар.

Иртәгә, 2014 елның 20 августында ЮНЕСКО генераль директоры Болгар комлексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International